Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Родники нашего села"-экологик сәяхәт.

22 июль көнне Түбән Мәтәскә китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" клубының актив членнары белән ТАССР ның 100 еллыгы, Арча районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан авылыбызның истәлекле урыннарын барладык.Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп. Безнең дә узебез өчен бик кадерле чишмәләребез бар-ул "Хава", "Шакир", "Рузилә" чишмәләре.Чишмәләр тарихын өйрәнү, нинди урыннардан килеп чыгуларын белү барыбыз өчен дә кызыклы булды. Мондый сәяхәтләр авылдашлар арасында дуслыкны, бердәмлекне ныгыты.