Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

Алар җиңү алып кайтты.

Түбән Мәтәскә авыл китапханәчесе Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып вафат булган авылдашларын барлады. Китап укучыларыбыздан килгән фотосүрәтләр, мәгълүмәтләр белән эшебезне тулыландырдык.  Өлкән буынның сугыш һәм сугыштан сонгы героик томышы безнең өчен һәрчак үрнәк. Аларның исемнәре, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен.