Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Изге юл"-лагерь

Жәйге каникулда балаларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрер өчен 1 июльдән авылыбызда мәчет яны лагеры булдырылды.Лагерь вакытында балалар догалар һәм сүрәләр өйрәнделәр. Укудан тыш төрле-төрле мастер класслар, саф һавада кызыклы уеннар оештырылды. Балалар хөрмәтенә лагерның сонгы көнендә бик матур Сабантуй бәйрәме оештырылды. Балаллар әти- әниләренә үзләренең өйрәнгән догаларын сөйләп күрсәттеләр. Берсеннән-берсе кызыклы уеннар оештырылды. Балаларга бик күп бүләкләр әзерләнгән иде. Балалар, әти-әниләр бәйрәм табынына җыйналды.