Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

Минем гаиләм-минем шатлыгым- тематик сәгать.

Китапханәбездә гаилә белән китап укырга йөрүчеләр арасында "Минем гаиләм- минем шатлыгым" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Укучыларыбызга матур, кызыклы китаплар тәгъдим ителде. Балалар, әти-әниләр белән бергәләшеп фикерләр алыштык. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, хыялыйлык белән баету дигән сүз. Без балаларыбызны, интернет заманында китапка таянырга өндәсәк иде.