"Сабантуе бирнәсе"-Сабантуй мәйданына бүләк җыю
Сабантуй мәйданына бүләк җыю авылыбызның иң матур йолаларыннан санала. Бүләк җыю бер күңелле күренеш, урам буйлап яшьләр, бала-чага, колгалар күтәргән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлап үтәләр. Әлеге йола Сабантуйга чакыру буларак кабул ителә.