Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Без Тукайны укыйбыз"

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның  тууына 133 ел тулу уңаенна район күләмендә ,,Без Тукайны укыйбыз " дип исемләнгән марафон башланып китте.Ай дәвамында барган марафонда өлкән һәм кече яшьтәне укучыларыбыз Тукай әсәрләрен укыдылар.Гасырлар үтеп тә ,үзенең илаһи көчен, бәһаләп бетергесез зур әһәмиятен югалтмаган Тукай әсәрләре, Тукай  әһәңнәре яңгырашы , яшь буынга тапшырылган  бу затлы мирасның эзе мәңгелек булуына тагын бер кат инандык бу чарада.Бүгенге көнгә барысы 22 укучы катнашты.