Минем яраткан китапларым!
Балалар китабын кайсы укучыбыз гына яратып укымый икән.Матур рәсемле, шигъри юллар белән бизәлгән серле , могҗизалы әкиятләр, кызыклы хикәяләр.Әлеге чарада китап сөючеләр үзләре яратып укыган китаплар белән таныштырдылар, әкиятләр сөйләп күрсәттеләр, шигырьләр укыдылар.Әлбәттә, табышмак,мәсәл, мәкальләр дә читтә калмады.