Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Нәүрүз килде, яз килде!”

Китапханә, төп мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә  авыл халкы катнашында  ,,Нәүрүз килде, яз килде!”- дип исемләнгән  чара уздырылды.Бәйрәм авыл картлары әби белән бабайның үгет-нәсыйхәте белән башланып китте. Яз килүен үзенең җылы нурлары белән белдерергә теләгән кояш чибәркәй, көн белән төн сылукайлар да Нәүрүз бәйрәменең башлануын хәбәр итеп матур теләкләрен, моңлы җырларын бүләк иттеләр.Әлбәттә Кыш бабайның да тиз генә бирешәсе килми.Нәүрүз кызына бер-бер артлы сынауларын биреп кенә тора. Яз гүзәле - Нәүрүзбикә  табигать патшабикәсе булырга дигән ниятеннән һич кенә дә кире чигәргә җыенмый.Барлык сынау-сорауларны үтеп үз урынын алды. Нәүрүзбикәнең  матур теләкләре, уен- җырлары күңелләрне күтәреп, матур уйларга төрде.Бәйрәм казанда пешкән тәмле боткадан, кайнар коймаклар белән  чәйдән авыз итү  белән тәмамланды.