Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Неделя добра" ,,Яхшылыктан туган матурлык"

Китапханәдә "Язгы яхшылык  атналыгы" кысаларында китап укучылар белән күп кенә чаралар үтте.Иң  нәни китап укучылар белән "Нәрсә ул яхшылык? "исемле  тәрбия чарасы аеруча әһәмиятле булды.Кечкенә булсалар да яхшылык белән яманлыкны аеруда бик кызыксынучан, игътибарлы, шул ук вакытта  белемле булуларын  раслады алар.Бергәләп матур шигырьләр, тәрбияви әкиятләр сөйләп, уеннар уйнап үткәрдек бу минутларны.Тәмле сүзләр иленә дә сәяхәт иттек, батырлык белән матурлыкта да кунакта булдык, явызлар белән начарлар капкыныннан чыгу юлларын да эзләдек.Тырышкан табар дигәндәй, балалар белән бергә изгелек кылып яшәсәң генә матур була алуыбызга,яхшы эшләрнең башлангычы бары тик үзебездән генә торганына тагын бер кат инандык.Тәртипле, изге күңелле, игелекле булып үсәрбез!- дип сүз биргән балалардан шәфкатьле яшүсмерләр, якты киләчәктә  яхшы кешеләр чыгар дигән изге  нияттә  саубуллашып  тәмамланды кичәбез.