Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Күңел эретерлек җылы сүзләр бүләк булсын бәйрәм көнендә!” ял кичәсе

Өлкәннәр атналыгы уңаеннан Кышкар авыл клубында китапханә һәм  мәдәният хезмәткәрләре бергәләп ,,Күңел эретерлек җылы сүзләр бүләк булсын бәйрәм көнендә!” дип исемләнгән  күңелле ял кичәсе тәкъдим иттеләр.Өлкән укучылар өчен китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Кичә ,,Ак калфак” берләшмәсенең  фольклор күренеше белән башланып китте.Бәйрәмдә өлкәннәр үзара аралашып, биеп-җырлап, изге теләкләр ирештерделәр.Кайнар коймак, тәмле чәйләрдән авыз иттеләр.