Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Мәктәп елым, гомер юлым!” -тематик кичә

9 апрель  көнне  Яңа Кишет мәдәният йортында ,,Мәктәп елым, гомер юлым!” дип исемләнгән кичә уздырылды.Әлеге кичәне китапханәче Надия Йосыпова оештырды һәм алып барды.Кичәгә моннан 31 елек мәктәп тәмамлаган укучылар(классташларым) ,өлкән укытучылар, мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары чакырылды.,,Укытучым белем, моң язым, кеше иткән олы остазым!” исемле, китап күргәзмәсе, презентация тәкъдим ителде. Очрашуның беренче өлеше  чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлау  юнәлешендә   киңәшләр, сорау-җавап  сәгате буларак алып барылса, икенче өлеше буыннар очрашуы аша   өлкән укытучыларга хөрмәт, ихтирам буларак чагылыш тапты.Өлкәннәрнең кадерле истәлекләрне барлап, үз укучыларына җиткерә алуына, балаларның һәр укытучыны яратып, ихтирам итеп искә алуы дулкынландыргыч та, серле дә иде.Төпле киңәш,изге теләк, җыр-бию белән үрелеп  барган чараның өченче өлеше табын артында дәвам итте.Бүгенге көндә Казанда яшәп, җитәкчелек вазифасын башкарган Надир Дамир улы   чыгарылыш сыйныф укучыларына, китапханәгә  истәлекле бүләкләр тапшырды. Дүрт сәгать дәвамында барган бу эчкерсез, гади, тыйнак бәйрәм хисләре барыбызның йөрәк түрендә әле озак сакланыр!