Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Фестиваль-,,Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен”

Район күләмендә оештырылган фестиваль  кысаларында  22 март көнне Яңа Кишет мәдәният йортында  ,,Һәр тарафтан Тукай  җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” исемле әдәби музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә 6 яшьтән алып 78 яшькә кадәрле китап сөючеләр катнашты.Розалия Ногманованың Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Тәфтиләү” җырын башкаруы, Раия Әхмәтшинның ,,Туган тел” әсәрен скрипкада уйнавы, Китапханәче  дәү әни белән кечкенә балаларның Тукай бабабызның  бишек җырын, шигырьләрен сәнгатьтеп укулары , җәйге бакча күренешен сурәтләгән сәхнә түрендә шигъриятебезнең әтисе булган бөек Тукаебыз иҗатын  чын барлыгы белән тамашачыларга җиткерүче чыгыш ясаучыларны Тукай шәкертләре дими ни дисең?