Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Викторина ,,Балачак илчесе"

Талантлы балалар шагыйре Р. Миңнуллинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан китапханәдә викторина уздырылды. Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының балалар өчен язылган әкият, шигырь , җырларын балалар гына тугел өлкәннәр дә ярата. Әлеге чарада шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шаян, мәгънәле, тәрбияви иҗатына күз салып  балалар аның тормыш биографиясе, уткәне, бүгенге көндәге иҗатын барладылар.Балалар өчен иҗат ителгән  матур шигырьләрен сөйләделәр.Җырларын башкардылар.Викторина сорауларына җавап табып, яңа китаплары белән таныштылар.