Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

“Татар язучыларының әсәрләрендә йолалар”

Кунакларны Яңа Кишет мәдәният йорты каршында чибәр егет, кызларыбыз чәчкә бәйләме, ипи -тоз, баллы чәк- чәк белән каршы алдылар.Авылдашларыбызның күңел җылысы биреп башкарылган күз явын алырдай  кул эшләре  белән таныштылар.Оста куллы авылдашларыбыз чигүче Иске Кишет авылыннан Флера Әхмәтшина, Кышкар авылыннан Җәүдәт Сөләймановның кул эшләренә күреп сокландылар да, гаҗәпләнделәр дә. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, барьяктан булган  шул алар...Мәдәният йортына килеп керүгә сәхнәдә Яңа Кишет, Кышкар, Симетбаш, Иске Кишет  мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан  фольклор чыгыш тәкъдим ителде.Сәрби әби (Ләйсән Шәфигуллина)кунакларның асылларын җыйган . Австралия, Бельгия  вәкилләре  белән беррәттән, Татарстанның Әтнә,Мамадыш, Саба, Кукмара, Казан, Арча, Кишетлеләр... Сәхнәдә сүз белән генә сыйлап калмады мәдәният хезмәткәрләре, татар халык ризыкларыннан менә дигән табын да әзерләгәннәр.Барыгызны да табын янына дәшәбез дигәч, кунаклар тарафыннан , чынлап әйтәсезме сез?- дигән сорау да туды.Ә табыны искиткеч бай бәлеш, коймак, табибмәк, бары да бар.Кышкарлыларның өчпочмагы белән кортлы мае, Симетбашлыларның кыстыбый, катык, каймак, эремчеге , Иске Кишетләрнең как, балан бәлеше, корты, Яңа Кишетләрнең гөбәдия, әлбәләре телеңне йотарлык ризыклар, самоварда кайнаган мәтрүшкәле , үлән чәйләренең тәме бөтен залга таралган.Ачык йөз, тәмле сүздән дә күңел булырлык.Табын яныннан кузгалып , урамга чыгуга күңелләрне җилкетеп ,,Авыл көе” яңгырый. Яше, өлкәне бердәм кушылып әкрен генә җырлый башлый ,,Әйдә , дуслар җырлыйк әле, барыбыз бергә чакта ... гармунчысын әйт син чигүле түбәтәен кигән Җәүдәт Фазлыев.Урам тутырып җырлап килүче кунаклар шаулатып Хәлил Газизуллиннар капкасыннан түргә үтте. Ә инде Мәдинә апа белән Хәлил абый янә табын корып куйганнар.Ә менә келәт, сарай стеналарына тезелгән себеркеләрне күрсәң мунча себеркесе, ындыр себеркесе.Һәркем бу матурлыкны тизрәк сурәткә төшерергә ашыга.Шул арада Хәлил абый себерке бәйләү серләре белән уртаклашты.