Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Туган җир изге ул!

Бәйрәмебезнең тагын да  бер бизәге авыл кешеләрен хөрмәтләү мизгелләре.  55 ел бергә гомер иткән Руза һәм Раиф Ахметшиннар, Лилия һәм Дирһәм Сәләхиевлар, алтын туйларын билгеләп үтүче Әлфия апа һәм  Илдар абый Гарифзяновлар, Сафура апа һәм Рафаил абый Салиховлар. 85 яшьлек юбилейларын каршылаучы   Ленин ордены кавалеры   Нурания апа Сибгатуллина, Атказанган колхозчы Сания апа Гарипова, Рауза апа Гыйләҗевалар.90 яшьлек юбилейларын  билгеләп үткән  хөрмәтле авылдашларыбыз Нурсабах апа Бакиева, Амсар абый Садыйковлар.Бәйрәм авылыбызның имамы Илфар Мәхмүт улының хәер фатихасы белән башланып китте. Юбиляр авылдашларыбызны котлау,иң өлкән, иң бәләкәй авылдашыбыз, иң күп китап укучыларыбыз, иң чиста, иң төзек йорт хуҗалары, ,,Сәйлән” фольклор коллективына йөрүчеләр, яңа гына армия сафларыннан кайтучылар  һ.б.Күңелле уеннарда катнашып, моңлы җырлар, дәртле биюләр карап күңел ачкан авылдашларыбызның, кунакларның канәгать йөзен күрүдән дә кадерле, рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә артык тагын нинди зур шатлык  булырга мөмкин.Без  оештыручылар - китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре авыл бәйрәменең  дәвамлы булырына ышанып, авылдашларыбызга хөрмәт күрсәтә алуыбызга  сөенеп  таралыштык бу бәйрәмнән.