Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Экран артында тормыш.

2016 нчы ел Россиядә кино елы дип игълан ителү уңаеннан Яңа Кишет авыл китапханәчесе Йосыпова Надия гомерләрен кино сәнгатенә багышлаган авылдашлары белән ,,Экран артында тормыш” дип исемләнгән очрашу уздырды. Кичәнең кунаклары- районыбызда танылган киномеханик, “Атказанган мәдәният эшлеклесе” Садыйков Амсар Һади улы, 1970-80 елларда авылдашларыбызга  кино хезмәте күрсәтүдә башлап йөрүчеләрнең берсе -  Гайфуллин Радик Шәрип улы һәм авыл җирлегенә караган өч авылны кинофильмнар белән тәэмин итүдә армый-талмый хезмәт күрсәтүче шоферыбыз Закиров Касыйм Нурислам улы. Кунакларыбызның һәркайсы үзләренең тормыш еллары, хезмәт юллары, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Аларның яшьлек, балалык чорларында совет киноларының тәрбияви әһәмияте турында истәлекләре тамашачылар өчен аеруча кызыклы булды. Очрашуда китап күргәзмәсенә обзор ясалып, презентация күрсәтелде.