,,Сез йолдызларның яктысы” тематик кичә
Гүзәл затларыбыз , әниләр көне уңаеннан ,,Сез йолдызларның яктысы” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Чәй өстәле янында уздырылган әлеге чараның кунаклары - әлбәттә иң асыл затларыбыз, авылыбызның гүзәл хатын-кызлары.Кунакларыбызга бәйрәмдә изге теләкләрен җирлек башлыгы Тәбрис Әсфәндияр улы ирештерде. Бәйрәмдә нәфис сүз, җыр-биюләр яңгырап торды, изге теләкләр, матур бүләкләрдән берәү дә читтә калмады.