Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Мәхәббәт ул моңлы җыр икән!” Мөнирә Сафинаның ,,Яратам дип әйтә алмадым” китабын тәкъдир итү кичәсе

Китапханә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә ,,Мәхәббәт ул моңлы җыр икән!” дип исемләнгән  җирле язучы, ,,Авырмас өчен 101 киңәш “газетасының  журналисты  Мөнирә Сафинаның ,,Яратам дип әйтә алмадым” китабын тәкъдир итү кичәсе уздырды.Тамашачы игътибарына ,, Язмышлар язылганда ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе,презентация тәкъдим ителде.Кичәдә Арча муниципаль районы башкарма комитетының социаль    мәсьәләләр буенча урынбасары  Гарифзянов Рамил Илгиз улы,"Акчарлак" нәшрият йорты генераль директоры -Рузилә Сафина, язучы,,Акчарлак" газетасының баш мөхәррире- Алмаз Гыймадиев ,газетаның баш мөхәррир урынбасары -Эльмира Флүн Яңа Кишет  авыл җирлеге башлыгы Арсланов Тәбрис Әсфәндияр улы, Кышкар мәчетенең имам хатибы хаҗи Радик хәзрәт катнашты һәм чыгыш ясадылар.Бәйрәм авторның хикәя, повестьларыннан өзекләр,җыр-биюләр белән үрелеп барды.