Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

“Гомер тәгәрмәчләре”китабы авторы - Насибуллина Рузалия ИбраҺим кызы белән очрашу

Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә укытучы, педагог, җырчы  нәфис сүз остасы, яңа гына табадан төшкән “Гомер тәгәрмәчләре”китабы авторы - Насибуллина Рузалия ИбраҺим кызы белән очрашу уздырылды. Рузалия ханымның хезмәт юлы Яңа Кишет мәктәбендә укытучылык эше белән башланып киткәнлектән, әлеге җыентыкка кергән хикәя, истәлекләре дә шул еллар хәтирәләре буларак искә алына. Бу очрашу бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары, ветеран укытучыларның чыгышлары тыңлап, истәлекләрне барлау, яраткан  укытучыларын хөрмәт итеп килгән (бүгенге көндә инде үзләре әби, бабай, дәү әниләр булган ) укучыларының изге теләкләрен, җылы сүзләрен ишетү Рузалия ханым өчен искиткеч кадерле, кызыклы, дулкынландыргыч булды.