«Гаиләм ядкәрләре» тематик кичә
Гаилә елы уңаеннан оештырылган ,,Тату гаилә-ил күрке”исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Кичәдә авылыбызның үрнәк гаиләсе - Йосыповлар катнашты.Алар гаилә тарихы, үзләренә генә хас гаилә бәйрәмнәре, эш –шөгыльләре турында истәлекләр белән уртаклаштылар, буыннан - буынга кадерләп сакланган, киләчәккә мирас булачак гаилә хәзинәләре белән таныштырдылар.Кичәбез кунакларының гаилә династиясе турында презентация әзерләнде, чыгышлар тыңланды.