,,Муса балаларның якын дусты" - Искә алу кичәсе
Кичәдә балалар өчен иҗат ителгән шигырьләр , җырлар яңгырады, уеннар башкарылды.Яраткан шагыйребезнең шигырьләрен бергәләп укыганнан соң, карак песинең ни өчен хыянәтче булганын, ап- ак ромашка таҗларының берсе нигә кызыл төскә буялганын,бишек җырларында нинди тылсым көче барлыгын анладык.
Кичә барышында шагыйрьнең иҗатын яктырткан китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, тәрбияви күнекмәләр ярдәмендә уеннар уздырылды.
Герой шагыйрь - батырлык үрнәге күрсәтеп, халкым хәтерендә мәңге яши һәм мәңге яшәр!