Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Мәсәлләр патшалыгында кунакта”- әдәби кунакханә

Февраль аенда  күренекле мәсәлләр  остасы, язучы Иван Андреевич Крыловның туган көне билгеләп үтелә.Нәни дусларыбызны Крыловның иҗаты белән таныштыру максатыннан ,балалар бакчасында ,,Мәсәлләр патшалыгында” исемле чара уздырылды.Балаларны китап күргәзмәсе ярдәмендә аның төсле рәсемнәр белән бизәлгән китаплары белән таныштырдык.Язучының тәрбияви мәсәлләрен сөйләп тә, уйнап та күрсәттек.,,Хәйләкәр төлкенең карганы ничек алдаганын, Аккош Чуртан Кысланың “бердәм” булуын балалар бик сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.Бергә-бергә ялгышларны төзәтергә, бердәм, дус яшәргә,ялган белән чынны аерырга кирәклеген аңларга тырыштык.