Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

“Хәтер чылбыры!" -фольклор фестиваль

5 нче сентябрь көнне  китапханә, мәдәният хезмәткәрләре китапханә каршында оештырылган Аккалфаклылар,,Сәйдән фольклор коллективы белән берлектә II Районкүләм фольклор фестивалендә катнашып ,,Язны каршылау” күренешен тәкъдим итте. Милли киемнәрдән киенгән авыл яшьләре өлкәннәр белән бергә  түгәрәк уенында  катнашып,үзләренә генә  хас булган  гореф-гадәтләрне  яңарттылар.Бергәләшеп, өмә ясап  эшлисе эшләрен барладылар,сынамыш, юраулар да читтә калмады, уеннар уйнап та күңелләрен ачтылар. Бусагага яз аяк басканда,уенчылар  бу ел фасылының   нинди матур төсләргә бай булуын, мәшәкатьле  эшләргә әзер торуны  искәртеп торучы ачык дәлил булуын тагын бер кат расладылар.Әлеге күңел бәйрәмнәреннән соң җаннар сафланып, йөрәкләр яшәреп киткәндәй булды...