Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Ак әбиләр күбрәк булган саен, олпатлана бара халык та!"-өлкәннәр көне

Өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Кишет китапханәсе, мәдәният йорты,төп мәктәп белән берлектә  әдәби – музыкаль кичә  уздырды. Кичә авыл җирлеге башлыгы һәм ветераннар советы җитәкчесенең  котлавы, мәктәп директорының котлавы,үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды.Өлкәннәр өчен әзерләнгән  ,,Көз бүләге”   викторинасында катнашып үзләрен сынап карадылар, матур җырларын, биюләрен, изге теләкләрен ирештерделәр.Кайнар чәй, татлы пылаудан авыз иттеләр.Кара –каршы чыгышлардан торган бу истә калырлык, матур мигелләрдән килер көнгә якты караш, җылы хисләр белән таралышты авылыбызның өлкән буын вәкилләре.Кичәне китапханәче төзеде һәм алып барды.