Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Икмәк ул-могҗиза, тылсым"-музыкаль композиция

Китапханә, мәдәният йорты белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен ,,Икмәк ул-могҗиза, тылсым дип исемләнгән музыкаль композиция уздырылды.Көзге уңыш татлы икмәк өстәлләребезгә килгәнче нинди юллар үткән, икмәк кадере, яшәү чыганагы, аны кадерләү турында театраль күренеш күрсәтелде.Иң күңеллесе балалар белән бергәләп,, Колосок” әкиятенә нигезләнгән  ,,Башак” әкиятен уйнау булды.Балалар башкаруында ,,Икмәк булсын табында” шигыре белән  тәмамланган бу кичә һәркемгә ошады.