Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Авыл бәйрәме

Ямьле июль кичен яңгыратып агылган моң  авыл халкының нечкә күңелен биләп алды.29 нчы елын  уздырылып килгән бу бәйрәм елдагыча матур мизгелләргә бай булды.Бәйрәмдә ,,Алтын , Зөбәрҗәт” туйларын билгеләп үткән 3 гаилә,, Иң өлкән авылдашыбыз”, Иң яшь авылдашыбыз ,  Иң күп китапханәгә йөрүче, ,,Иң күп китап тапшыручы” авылдашларыбызны бүләкләү минутлары ел буе якты хатирәләр калдырырдай күңелле мизгелләр булды.Авылыбызның механизаторлары, терлекчеләре, яңа өйләнешкән парлар һәркем үзенә хөрмәт, мактау, рәхмәт сүзләре ишетте бу чарада.Тагын шунысы әһәмиткә лаек, Республика күләмендә оештырылган ,,Ак калфак”җәмгыятенең Яңа Кишет берләшмәсе фольклор чыгыш ясаса, авылдашыбыз Миләүшә Сәләхиева үзе эшләгән нәсел шәҗәрәләрен  барлап авылдашлары алдында чыгыш ясады.,,Шәҗәрәләрне һәркайсыбыз, һәр йортта булдырыйк.Җаваплы, мәшәкатьле шул ук вакытта кызыклы да бу эзләнү эшенең нәтиҗәсе искиткеч булачак.Гаилә, балалар, оныклар өчен бик тә кирәкле эш!” дип тәмамлады ул сүзен!Шулай ук күңелле уеннарда катнашып, моңлы җырлар, дәртле биюләр карап күңел ачкан авылдашларыбызның, кунакларның канәгать йөзен күрүдән дә кадерле, рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә артык тагын нинди зур шатлык  булырга мөмкин.Без  оештыручылар - китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре авыл бәйрәменең  дәвамлы булырына ышанып, авылдашларыбызга хөрмәт күрсәтә алуыбызга  сөенеп  таралыштык бу бәйрәмнән.