Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Мәүлет бәйрәме

Мәдәният йортында  китапханә, мәдәният йорты ,авылыбызның дин әһелләре катнашында Мәүлид бәйрәме уздырылды. Китапханәче тарафыннан презентация тәкъдим ителде.Бәйрәмдә күрше авыллардан да  кунаклар катнашты. Яңа Кырлай авылыннан Зәйтүнә абыстай, Арчадан килгән мөнәҗәтче Нурхадә абыстай, Кышкар авылыннан килгән бертөркем мөнәҗәтчеләр  чыгыш ясады. Балалар һәм өлкәннәр белән дә сорау-җавап сәгате уздырылды. Барлык катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды, бәйрәм   чәй өстәле артында  дәвам итте.