Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Чыршы әйләнәсендә”

5 январь көнне балалар өчен ,,Чыршы әйләнәсендә” дип исемләнгән  чара үткәрелде.Кыш бабай белән килгән кунаклар, балалар бергәләп күңел ачты, көч сынашты.Убырлының кызыклы уеннарында җиңү яулау, үтеп барган Кәҗә елының сынаулары,куркак куянның  йөгерек тәпие, озын колак табышмакларына җавап табу балалар өчен истәлекле мизгелләр булып истә калды. Көтеп алган бәйрәмнең күчтәнәчләре мулдан иде. Беркем дә читтә калмады, рәхәтләнеп ял итте.