Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

"Күңел бакчасыннан бер бүләк"-очрашу

Китапханәбездә авылыбызның изге күңелле апаларын очраштырган күркәм чара  уздырылды. Кичәбезнең кунагы ерак сәфәрдән кайткан авылдашыбыз, озак еллар тарих, җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгән өлкән остаз, педагог - Фәридә Илдус кызы Габдрахманова. Аның искиткеч матур истәлекләрне күңел турендә саклап, күпләребез өчен гыйбрәт тә, үрнәк тә алырлык, чынбарлыкны үз күзләребез белән күргән кебек күзалларга мөмкин булырлык итеп җиткерә алуын ишетеп сокландык, гаҗәпләндек! Өч сәгать дәвамында без Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә виртуаль сәяхәттә булып,үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык.Кунагыбызның һәркемнең күңел түренә үтеп керердәй итеп сөйләве күзләргә яшь китерде.Соңыннан сәфәр күчтәнәче Әҗва хөрмәсеннән авыз иттек.