Күргәзмә -сюрприз,,Табигать табышмакларына ачкыч”
Китапханәдә балалар өчен ,,Табигать табышмакларына ачкыч”- дип исемләнгән күргәзмә –сюрприз оештырылды.Туган табигатебезнең чисталыгын, хәзинәләрен саклау максатыннан уздырылган бу чарада ,табышмакларга ачкыч бүләк итүче Җомакбану әби чакырылды.Башваткычларга, табышмакларга җавап табып, сорауларга җавап эзләп һәм әлбәттә инде күргәзмә - сюрпризда катнашып һәркем бүләккә ия булды .Бәйрәм кызыклы да, файдалы да булды.