Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Укытучым белем моң язым,белем биргән өлкән остазым” тематик кичә

Китапханәдә ,,Укытучы һәм остаз елы” уңаеннан, ак калфаклылар белән бергәләп ,,Укытучым белем моң язым,белем биргән өлкән остазым” дип исемләнгән кичә уздырылды.Кичәнең  мөхтәрәм кунаклары-  гомерләрен мөгаллимлек һөнәренә багышлаган  авылыбызның ветеран укытучылары - Резедә Әнвәрбәк кызы һәм Әлфия Гарифҗан кызы.Матур истәлекләр, онытылмас хәтирәләрне яңарткан бу чарада укытучыларыбыз үзләрен, балаларын  укыткан укытучыларына рәхмәт, ихтирам хисләрен җиткерделәр.Мәктәп еллары хәтирәләре белән уртаклаштылар.Кичәдә 8 март халыкрар хатын-кызлар көне уңаеннан әзерләнгән ,,Гөлләргә тиң гүзәл хатын-кыз!”исемле  китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Бәйрәм чарасы чәй өстәле янында дәвам итте.