Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

"Халкыбызның күңел җәүһәрләре" очрашу

"Халкыбызның күңел җәүһәрләре" Яңа Кырлай авылының  китапханәсендә ихлас күңелле китап укучылар белән җылы,матур чарада  катнаштык.Кичәне оештыручы  хезмәттәшләрем Найлә Наил кызы Әхмәтҗанова, Алсу Ибраһимовага чиксез рәхмәт! Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар,өлкән остазларыбыз чыгышларын тыңлау үзе зур бәхет иде.Туган телебез матурлыгы, милли хәзинәләребез турында фикер алышу кичәгә ямь өстәде.