Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Табигать байлыклары китабына презентация

Китапханәбездә өр- яңа китап!  7 сыйныф укучылары белән бергәләп ,,Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары" энцеклопедиясенә презентация үткәрелде. Татарстаныбыздагы табигать байлыклары, үзенчәлекле язмалар, төсле фотолар, туган йортыбызның экологик хәлен яктырткан   татар телендәге бу басмада гаять куп мәгълумат бирелгән. Бу кадерле басма белән танышканнан соң, экологик төшенчәләр, хайваннар, үсемлекләр турында күп кенә  яңалыклар белдек.  Китапханәче тарафыннан  ,,Табигать- мәңгелек хакыйкать " -  дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Соңыннан укучылар экологик викторинада катнашып белемнәрен ныгыттылар.