,,Милли тел- милләт җаны " - әдәби кафе
21 февраль Дөньякүләм Туган тел көне уңаеннан китап укучыларыбыз белән бергәләп,,Милли тел- милләт җаны "дип исемләнгән Әдәби кафеда кунак булдык. Туган телебезнең иң татлы, иң матур икәненә тагын бер кат инандык.Чарада шагыйрь каләме белән язылган ,,Туган тел ул- бездән соң да яшәр өчен туган тел" сүзтезмәсенең мәгънәсен аңларга тырыштык, мәкаль,әйтемнәрнең "тәмен татырга" да өлгердек, үз туган телебездә шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләрне укыдык.