Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

"Тылсым көче бардыр бу кулларда"

"Тылсым көче бардыр бу кулларда". Арча үзәк китапханәсенең китап туплау бүлеге мөдире, безнең хезмәттәшебез кул эшләре остасы, татар халкының милли киемнәрен  чигү остасы Гөлгенә Гарифулла кызы Хәсәнова белән очрашу булды. Әлеге чарада Яңа Кишет авылының "Ак калфак" оешмасы хатын - кызлары, укучылар, авыл җирлегендәге китапханә, клуб, мәдәният йорты мөдирләре, сәнгать җитәкчеләре катнашты. .,,Күңел хәзинәсен"дәге матур хатирәләрне барлап халкыбызның, милләтебезнен йөзен чагылдырган баш киемнәре турында фикер алыштык.Ак калфак оешмасына йөрүче апалар белән бергәләп тарихыбызны барладык, гаилә, шәхси архивта булган  истәлекләр белән уртаклаштык.Кичә милли уеннар, истәлекләр, матур җырлар белән үрелеп барды.Шулай ук Гөлгенә Гарифулла кызы түбәтәй чигү буенча мастер-класс та күрсәтте.