Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,, Ядкәрләрдә— халкым рухы" - тематик кичә

Милли хәзинәләребезне барлау, киләчәккә тапшыру максатыннан ,китапханәдә ак күнелле апалар белән бергәләп,, Ядкәрләрдә— халкым рухы" дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге чарада гаилә тарихына кереп калырдай кадерле ядкәрләр турында истәлекләр белән  уртаклаштык. Рауза апаның килен бирнәсенә чиккән аякчуы, табаклык тастымаллары, Зифа апаның әбисеннән әнисенә, әнисеннән үзенә ядкәр итеп бирелгән кызыл башлы сөлгесе, Гөлфирә апаның әнисенең әнисеннән буләк ителгән хөрмә төшле тәсбихы, әнисеннән узенә буләк ителгән камыр кискече - барысы да истәлекле, кадерле ядкәрләр!Катнашучылар һәркайсы гаилә ядкәрләренең тарихын тәфсилләп сөйләделәр.Кичәбез соңында  әлеге камыр кискеч җайланмасын кулланып пешергән искиткеч тәмле, татлы урамадан да  авыз иттек