,,Балачак - бәхет иле ул!” -балачак бәйрәме
Балачак иленең иң матур бәйрәме 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан балалар ,,Балачак - бәхет иле ул!” яшел аланлы бәйрәм мәйданына җыелдылар.Җәйге мәйдан аларны китаплы , уенлы, күчтәнәчле , күңелле ял сәгатенә дәшеп алды.Кызыклы китаплар иленә сәяхәт итеп, мавыктыргыч уеннарда катнашып, тәмле күчтәнәчләрдән сыйланып җәй буена җитәрлек күңел күтәренкелеге, матур истәлек, кабатланмас шатлыклы мизгелләр алып таралышты бәйрәмнең кадерле кунаклары.