Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Кем ул китапханәче?” - очрашу кичәсе

27 май  “Китапханәләр көне “уңаеннан ,,Кем ул китапханәче?” исемле кичә уздырылды.,,Китапханә – акыл мәгарәсе” - фото-күргәзмәсе, презентация тәкъдим ителде. Кичәгә Надия Сәләхиева, ветеран китапханәчебез Сөембикә Гыймадиева, Кышкар авылы китапханәчесе Гөлнара Ибраһимова, Яңа Кишет, Кышкар, Симетбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  чакырылды.Түгәрәк өстәл артына җыелган катнашучылар  китапханә һәм китапханәчеләрнең  хезмәт эшчәнлеге, эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.Бәйрәм уңаеннан  әйтелгән изге теләкләр,өлкәннәрнең үгет-нәсыйхәте, төпле киңәш, фикерләре , башкарылган шигырь, җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.Укучылар  чыгышында яңгыраган әдәби сүз ,язгы гөлләр  бәйләме  бәйрәм кунакларының күңеленә  хуш килде. Кичә чәй өстәле янында дәвам итте.