Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Тормышыбыз бизәге син, мәдәният"- ,,Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру чарасы.

,,Тормышыбыз бизәге син, мәдәният"Башлангыч укучылары өчен ,,Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру чарасы уздырылды. Әлеге чарада мәктәп китапханәче Фирюзә Равил кызы башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп мәдәният дөньясында сәяхәт иттек.Проект 2014 нче елдан бирле  кече яшьтәге балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Китапханәчеләр тарафыннан укучыларга туган җиребез, туган төбәгебез тарихы, халыклар дуслыгы, милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында мәгълумат бирелде.