,,Күңелләрдә калсын көз чуагы!” - Әдәби – музыкаль кичә
5 октябрь ,,Өлкәннәр көне” атналыгы уңаеннан Яңа Кишет, Кышкар китапханәсе мөдирләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авыл мәдәният йортында ,,,,Күңелләрдә калсын көз чуагы!” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә уздырды. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы , үзешчәннәр, чакырылган өлкәннәр чыгышы белән үрелеп барды.Өлкәннәр үзләренең үткән гомерләрен сагынып та, уфтанып та искә алдылар. Яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар, үгет-нәсыйхәт, теләк, ниятләрен ирештерделәр.Үзләре яраткан шагыйрьләренең әсәрләрен сөйләделәр, шигырьләр укыдылар.