Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

"Әниләрнең күңеленә кояш сыйган"

,,Әниләр көне” уңаеннан китапханә, мәдәният йорты белән берлектә  ,,Әниләрнең күңеленә кояш сыйган” исемле кичә уздырды. Тамашачылар игътибарына  чакырылган гаиләләр турында презентация, ,,          Әниләр күңеле гөлбакча” (кул эшләре ), ,,Әнкәйләргә һәйкәл салырлык” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Кичәгә авылыбызның җиде, биш, дүрт бала тәрбияләп үстергән әниләре белән беррәттән, оста куллы, тәрбиягә бала алган, бүгенге көндә  уллары армия сафларында хезмәт итүче әниләр дә  чакырылды. Сәхнәгә күтәрелгән  әниләрнең тамашачыларга әйткән теләкләре, сөйләгән  сүзләре  гыйбрәтле дә, мәгънәле дә, тәрбияви дә. Кадерлеләрен котларга балалар, оныклар, туганнарның да кушылуы  бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.Йөрәкләргә үтеп кергән ихлас сүзләрдән, моңлы җыр,  биюләрдән  күңелләр нечкәрде. Якын кешеләренең, авылдашларының хөрмәтен тоеп, гаиләләрендә иң кирәкле кешеләр булып яшәүләренә сөенеп, шул ук вакытта горурланып та кайтып китте Әниләребез! Бәйрәмне оештыручыларга  чакырылган кунакларның рәхмәтле  сүзеннән, тамашачы алкышларыннан да  кадерле нәрсә бар?!