Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

"Безнең Тукаебыз"

Әдәбият елы тәмамланып Тукай  елына аяк басканда  китапханәдә иң яшь укучылар белән ,,Безнең   Тукаебыз ”  исемле музыкаль -  композиция  үткәрелде.Тукай әкиятләре, Тукай шигырьләренә нигезләнеп әзерләнгән бу чарада  ,,Тукай туган бабабыз” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Нәни дусларыбыз  Батыр, Гали, Күбәләк,Кәҗә белән Сарык бергәләшеп сәяхәткә киттеләр.Бүре белән этләрне, Шүрәле белән Су анасын да үз итеп , бергә, дус яшәргә дип сүз куештылар. Уйлап карасаң, Галинең дусты Кәҗәнең карап торган тәрәзәсе   белән Су анасының  басмада онытылып калган алтын тарагы да тылсымлы икән  бит... Тәрбияви дә, тылсымлы да, мавыктыргыч һәм хикмәтле дә шул безнең Тукаебыз  иҗаты.