Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Терроризмга юк-дибез!"- Информация сәгате

3 нче сентябрь- Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак  билгеләп үтелә.Әлеге көннең әһәмияте, онытылмас Беслан фаҗигасе вакыйгаләрен укучыларга җиткерү максатыннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Терроризмны булдырмау, саклану чаралары турында белешмә бирелде.Дуслык, бердәмлек төшенчәләренең аңлатмасы турында мәгълумат тыңлаганнан соң,әлеге темага багышлап мастер класс уздырылды.Балалар үз куллары төшерелгән рәсемнәрне берләштереп имзалар салдылар.Бар галәмне яктырткан кояшны ясапдуслык символларын рәсемгә төшерделәр.