Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Әй мәктәбем!"-Музыкаль композиция

Белем бәйрәме балачак һәм яшьлек сәхифәсе булып һәрберебезнең күңелендә озак склана торган көн ул.Бу чара укучыларыбызнын, укытучыларның гына бәйрәме түгел, ә бәлки мәктәп бусагасыннан атлап киткән әти-әниләрнең ветеран укытучыларның да көтеп алган, дулкынландыргыч , матур хатирәләрне бергә туплаган , зур әһәмияткә ия булган чара.Бәйрәм җитәкчеләр, кунаклар котлавы белән башланып китте.Әлеге чарада без китапханәчеләрнең дә катнашып, чыгыш ясавы бәйрәмгә матурлык өсти.Чөнки ел дәвамында китап укучы балаларга, мәктәп коллективына әйтелгән җылы сүзләр, изге теләкләр, иң нәни дусларыбыз беренче сыйныфка кергән укучыларыбызга тапшырылган бүләкләр үзе бер матур гадәт!Ә инде , китапханәче өчен  мәктәп коллективы белән дустанә мөнәсәбәттә булу, эшне  югары дәрәҗәдә алып бару өчен, киләчәккә планнар төзүдә зур этәргеч.