Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Китаплы балачак" -әдәби пикник

Матур әдәбият — электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык — нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе. Китапны чын кунелдән, бирелеп, мәгьнәсенә төшенеп, аннары рольләргә кереп укысан,ул чыннан да кызыклы һәм аерылмас дуска  да әйләнә.Ачык һавада уздырылган әдәби пикникта балалар яраткан китапларыннан шигырьләр укыдылар, табышмаклар әйтештеләр, әкиятләрне рольләргә бүлеп уйнап та күрсәттеләр.Бергәләп уйныйбыз “ дип исемләнгән уеннарны өйрәнеп уйнадылар,үзләре  яратып укыган китапларын башкаларга тәгъдим иттеләр.Укып, уйнап, сөйләп, хәтта җырлап та күрсәттеләр. ,,Китаплы бала” дип исемләнгән күңелле конкурста катнашып, көч сынаштылар, кыскасы рәхәтләнеп табигать кочагында ял иттеләр.