,,Хәтер уяу!” - мәгълумат сәгате
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан,, барыбыз бергәләп "Хәтер шәме" акциясенә кушылдык. Китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен ,,Хәтер уяу!” исемле мәгълумат сәгате үткәрелде.Максаты авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыкларын , аяусыз көрәштә катнашкан ватандашларыбызны искә алу .Әлеге чарада сугыш афәтләрендә катнашкан каһарман якташларыбыз турында искә алып истәлекләрне яңарттык. Балаларны ,,Авылдашларыбыз – сугыш елларында” исемле альбом -истәлекләр белән таныштырдык.Авыл үзәгендә урнашкан һәйкәлдә хәтер шәме кабыздык.