Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Язгы яхшылык атналыгы,,Мәрхәмәтле булыйк!"

    ,,Язгы яхшылык атналыгы” Акциясе кысаларында китапханәдә күп кенә чаралар уздырылды.Китап укучылар өчен «Рәнҗемәсен , боекмасын дисәң йөрәк, җылы сүзләр, шәфкать кирәк!» китап күргәзмәсе  оештырылды.Әйләнә- тирәбезне чистарту максатыннан язгы өмәләрдә катнаштык.

     Китапханә мәдәният йорты белән берлектә, Мәрхәмәтлелек атналыгы уңаеннан  Яңа Кенәр тернәкләндерү үзәгендә, дәваланучылар каршында чыгыш ясадык.Китап укучылар яратып укыган Зифа Кадыйрова, Мәдинә Маликова әсәрләреннән өзекләр  тәкъдим иттек, Клара Булатова, Фәнис Яруллин, Илсияр Ихсанова  шигырьләрен тамашачы аеруча яратып кабул итте.Җылы хисләребезне җыр - бию, мәзәк хәлләр  аша  бүләк иттек.