Очрашу кичәсе,,Авыл яшәсә- ил яшәр!”
21 апрель – Җирле Үзидарәләр көне уңаеннан , китапханә мәдәният йорты белән берлектә ,,Авыл яшәсә- ил яшәр!” дип исемләнгән кичә уздырды. ,,Хакимият: кичә, бүген, иртәгә” исемле күргәзмә оештырылды. Җирлек тарихын яктырткан Презентация тәкъдим ителде. Кичәнең кунаклары - Яңа Кишет авыл җирлегендә эшләп киткән хезмәткәрләре. Кунакларның һәрберсе тирән, мәгънәле, эчтәлекле чыгыш ясадылар. Әлеге һөнәр ияләренә булган хөрмәт, рәхмәт хисләре җыр-бию, нәфис сүзләр аша җиткерелде.Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте.