Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Табигать – чаң кага! – экологик суд

 

2017 ел – Илкүләмендә Экология елы уңаеннан  китапханә  төп мәктәп  белән берлектә ,,Табигать – чаң кага!  исемле –экологик суд уздырды. ,,Кешеләр саклагыз ,, Кешелеккә мөрәҗәгать” презентациясе  тәкъдим ителде. Судта барышында   (7, 8, 9 нчы  сыйныф укучылары) гаепләнүчеләр дә, гаепләүче дә  үз сүзен  катнашучыларга  җиткерерлек итеп чыгыш ясадылар.Экологик  чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Камил кызы  Латыш,  ,,Ашыт” дәүләт тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы ,Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы , ветеран укытучыбыз Әлфия  Шакирҗанова  катнашты һәм чыгыш ясады. Кунакларның һәркайсы эчтәлекле, файдалы мәгълуматлар, фактлар аша бүгенге көндә республика, район  күләмендә экологиянең торышы турында мисаллар китерде , экологик  акция, бәйгеләрдә  катнашырга чакырып күргәзмә –материаллар , иң кадерлесе яңа гына дөнья күргән Кызыл китапның 3 нче басмасын бүләк иттеләр, чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр , грамоталар тапшырдылар.