Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Туган телем – күңел гөлем”- әдәби конкурс

,,Туган телем – күңел гөлем” исемле  әдәби конкурс телебезнең бөеклеген, матурлыгын, кадерле булуын киләчәк буынга җиткерү, телебезне саклау максатыннан уздырылды. Конкурста катнашучы һәр ике команда туган телебез турындагы   белемнәрен   ныгыттылар.Мәкаль, табышмак әйтешеп көч сынаштылар, шигырьләр иҗат иттеләр. Сүзлекләр иленә сәяхәткә чыгып , татар, рус, инглиз телләрендә язылган китаплар белән таныштылар.Китап дигән алыштыргысыз  мирасның кайда , кайчан барлыкка килүен, кеше тормышында тоткан урыны турында чыгыш ясадылар. Конкурста катнашучылар арасында җиңүчеләр билгеләнгәннән соң  , уенчылар   киләчәктә дә китапханәнең аерылмас  дуслары ,татар телебез сагында торучылар булырга сүз биреп таралыштылар.